news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Диния нәзарәте Дагыстанда Ураза бәйрәменә 5,5 мең кешегә табын әзерли

Мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм аның хатыны Зөһрә ханым исеменнән Махачкаладагы – 4 мең һәм Дагыстан төбәкләрендә яшәүче 1,5 мең мөселман өчен хәйрия ифтары оештырылачак.

Россия Диния нәзарәте Дагыстанда Ураза бәйрәменә 5,5 мең кешегә табын әзерли
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте Ураза бәйрәменә 5,5 мең кешегә табын әзерли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы нәзарәт сайтында дөнья күргән хәбәргә сылтама белән хәбәр итә.

«Мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм аның хатыны Зөһрә ханым исеменнән Махачкаладагы – 4 мең һәм Дагыстан төбәкләрендә яшәүче тагын 1,5 мең мөселман өчен хәйрия ифтары оештырылачак», - диелә хәбәрдә.

«Игелекле гамәлләр кылу, ураза вакытында мохтаҗларга ярдәм итү безне изге юлда берләштерә. Ихтыяр көчебезне сынау аша без камилләшәбез һәм рухыбызны ныгытабыз. Чиста күңелле, изге ниятле, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанучы, игелекле гамәлләр кылучы һәркемне Аллаһы Тәгалә һичшиксез бүләкләячәк», - дип искәртте РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100