Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дини җыены хатын-кызлар өчен «Фирдәвес» журналы белән хезмәттәшлек итәчәк
Firdaus журналы – Россиядә туташлар һәм хатын-кызлар өчен беренче мөселман журналы.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены илдә мөселман хатын-кызлары өчен беренче булган «Фирдәвес» («Firdaus») журналы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир Крганов билгеләп үткәнчә, апа-сеңелләрнең бердәм коллективы ярдәмендә журнал бүгенге заман мөселман туташы һәм хатын-кыз образын ачу мөмкинлеге бирә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.
«Ислам күзлегеннән хатын-кызның гаиләдә, җәмгыятьтә роле бик зур. Мөселман хатын-кызлары һәрвакыт гореф-гадәтләрне һәм гаилә учагын саклаучы булды, балаларны рухи-әхлакый тәрбияләү белән шөгыльләнде, җәмәгать тормышында актив катнашты», — дип искәртте Крганов.
Ул мисал итеп Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хатынын искә төшерде. Аның бөтен байлыгын динне тарату өчен бирүе хакында әйтте.
«Хәзерге мөселман хатын-кызлары үз тормышларында төрле өлкәләрне берләштерә: яхшы апалар, хатын-кызлар һәм хуҗабикәләр, яхшы әниләр булу һәм шул ук вакытта һөнәри уңышларга ирешү, карьера төзү. Бу хакта күрсәтү һәм сөйләү бик мөһим», — ди Крганов.
Firdaus журналы — Россиядә туташлар һәм хатын-кызлар өчен беренче мөселман журналы. Аны гамәлгә куючы һәм баш мөхәррир Әминә Гяургиева.
«Россия мөселманнары Дини җыены белән агарту һәм әхлакый тәрбия эшендә хезмәттәшлек, яңа шартларда мөселман хатын-кызының яшәү рәвеше һәм роле белән таныштыру — безнең өчен иң беренче бурыч. Хөрмәтле мөфтиләр һәм имамнар ярдәме белән без бу юнәлештә тагын да күбрәк эшләрбез дип ышанабыз», — диде Әминә Гяургиева.
«Мотивация бирә, рухландыра, мәгълүмати танып белүгә тарта торган шундый күпкырлы һәм шул ук вакытта укуы җиңел булган басма ул», — диелә проект тасвирламасында. Аны электрон рәвештә App Store махсус кушымтасында алырга мөмкин. Беренче саны 2021 елның мартында дөнья күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз