news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия дәүләт китапханәсендә хаҗ турында лекция укыдылар

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Илгизәр Дәүләтшин Россия дәүләт китапханәсенең Көнчыгыш әдәбияты үзәгенә спикер итеп чакырылды. Ул «Дөньякүләм диннәр» күргәзмәсе кысаларында «Мәккәгә хаҗ: эчтән караш» дигән лекция белән чыгыш ясады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күптән түгел Илгизәр Дәүләтшин РФ мөселманнары Диния нәзарәтеннән «Хаҗ-Кәрим» хәйрия программасы буенча хаҗ кылган. Ул аудиториягә исламның изге урыннарына хаҗ кылуның әһәмияте, төп төшенчәләре һәм йолалары турында сөйләде, шәхси күзәтүләре һәм тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук Согуд Гарәбстаны үсешенең икътисад, мәгариф һәм туризм өлкәсендәге заманча тенденцияләре турында сөйләде.

Лекциядән соң тыңлаучылар күпсанлы сораулар бирде һәм тематик викторинада катнашты, җиңүчеләргә «Мәдинә» нәшрият йортының китаплары һәм «Хадж российских мусульман» журналы бүләк ителде.

Искәртик, 2023 елның мартында, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов һәм Россия дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда бергә фәнни-агарту һәм мәдәни чаралар уздыру турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100