news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты квадробингны закон белән тыюга каршы чыкты

Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты квадробингны закон белән тыюга каршы чыкты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Квадробинг темасы зур игътибарга лаек түгел, безнең илдә мондый проблема юк. «Татар-информ»га мондый фикерне Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов белдерде.

Моңарчы Думаның мәдәният комитеты рәисе беренче урынбасары, РФ атказанган артисты Денис Майданов парламент түбән палатасында квадроберлар субкультурасына контроль билгеләячәк закон проекты буенча эш алып барыла, дип хәбәр итте.

«Минемчә, коллегам, Дәүләт Думасы депутаты бу тема буенча фикер алышырга тәкъдим иткәнче Россия халкының 99 проценты әлеге проблема турында белми һәм мондый субкультура барлыгы турында уйламый да иде. Бу мәсьәлә турында фикер алышу тәкъдиме әлеге хәрәкәткә зур реклама булды. Бу тема мондый зур фикер алышуга лаек түгел. Мондый проблема юк дип саныйм», - диде Фәррахов.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә әлеге хәрәкәтне тыю яки аны чикләү зарурлыгы юк.

«Бу хакта закон чыгару дәрәҗәсендә сөйләшү (шул исәптән тыю яки чикләү өлешендә) зарурлыгын күрмим», - дип йомгаклады депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100