Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дәүләт Думасы депутаты Зәйдә газеталарга яздыру хәйрия акциясендә катнашты
Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәйдә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» район газеталарын яздырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Күркәм традиция буенча, депутат Олег Викторович 2024 елның беренче яртыеллыгы өчен дә «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнашты. Газеталарга язылу квитанцияләре «Зәй-информ» редакциясендә тантаналы шартларда район инвалидлар җәмгыятенең сукырлар җәмгыятенә тапшырылды.
Редакциягә кунакка килгән Мария Костюченко, Любовь Герасимова, Илгизәр Илдарханов депутат бүләген сөенеп кабул итте.
— Без сезгә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарына язылу квитанцияләрен бик шатланып тапшырабыз. Олег Викторовичка күп еллар дәвамында традиция буенча язылу кампаниясендә катнашуы, район халкының билгеле бер категориясенә газеталар алу мөмкинлеге тудыруы өчен рәхмәт белдерәбез, — диде «Зәй-информ» җитәкчесе Александр Исаков.
«Олег Викторович безгә һәрвакыт игътибарлы булды. Без депутатыбызга шәфкатьлелеге һәм ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, ул безгә берничә ел дәвамында газеталарга язылу бүләк итә. Бүгенге көндә районда физик мөмкинлекләре чикле 215 кеше исәпләнә, алар игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Без үзебезнең район газеталарын уку мөмкинлеге тудырылуына бик шат. Газеталарыбызда укучылар өчен иң актуаль мәгълүмат бирелә, алардан без район һәм республиканың иң мөһим вакыйгалары турында беләбез»,- диде Мария Костюченко.
«Хәйрия акциясе дәвам итә, аңа башка җитәкчеләр, эшмәкәрләр, депутатлар да актив рәвештә кушылыр дип уйлыйбыз», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз