news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Зәй балалар музыка мәктәбенә компьютер тапшырды

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәй балалар музыка мәктәбенә портатив компьютер бүләк итте.

Музыка мәктәбе директоры Динә Коронова, учреждениедә документлар алып бару өчен оргтехника сатып алуда ярдәм итүне сорап, ел башында депутатка эшлекле сәфәре вакытында мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Ул вакытта миңа мәктәптәге үзенчәлекле атмосфера зур тәэсир калдырды: яраткан эше белән мавыккан педагоглар һәм кызыксынучан балалар. Беренче тапкыр биредә ике фортепианода остазлар һәм укучыларның «сигез кул» композициясен бергәләп виртуоз башкаруын күрдем. Бер мизгелгә вакыт тукталган кебек булды. Коллективка, анда укучыларга иҗади уңышлар телим», - дип язган Айдар Метшин социаль челтәрдәге үз битендә.

Зәй музыка мәктәбендә 62 ел эчендә берничә буын алмашынган, чыгарылыш укучыларының күбесе мәдәният юнәлешен сайлаган, алар арасында профессиональ музыкантлар да күп. Шундыйлардан Мәскәү оперетта театры оркестры солисты Вадим Яшин, Урал академия филармония оркестрының беренче скрипкачысы Лилия Кадыйрова, Карелия Республикасы музыкаль театры солисты Чыңгыз Кадыйровны мисал итеп китерергә була.

Бүгенге көндә мәктәптә 14 белгечлек буенча 300 бала музыка белән шөгыльләнә. 2022 елда анда зур капиталь ремонт узды, әкренләп җиһазлар яңартыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100