news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Дәүләт Думасы депутаты Түбән Камада үзе укыган мәктәптә дәрес үткәрде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Каманың 11нче мәктәбендә Парламент дәресе үткәрде. Дәрес «Без — Россия гражданнары» темасына үтте. 

Укучылар белән очрашу Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде. Дәрес башында Россия дәүләтенең көче буларак халыкларның дуслыгы һәм бердәмлеге турында сөйләделәр. Бу хакта «Туган як» депутатның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Дәреснең икенче өлешендә укучылар командаларга бүленеп, дәүләт һәм милли төзелеш, төрле халыкларның мәдәни күптөрлелеге мәсьәләләренә багышланган викториналарда ярышты.

Дәрестән соң, укучыларга истәлекле бүләкләр һәм тәм-том бирделәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot