news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Кукмарада яшәүче баланың теләген үтәгән

Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Кукмарада яшәүче баланың теләген үтәгән
Фото: Ризилә Корбанова, http://kukmor-rt.ru

Кукмарага эш сәфәре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде. Ул район Советы бинасында халыкны кабул итте. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Депутат район халкының сорауларын игътибар белән тыңлап, тиешле аңлатмалар бирде. Сораулар сөт бәяләре, аны турыдан-туры сөт комбинатларына илтү мөмкинлекләре турында иде. Кабул итү кысаларында яңгыраган мөрәҗәгатьләрне депутат игътибар белән тыңлады, үзенең фикерләрен җиткерде.

Аннан соң депутат район Мәдәният йортында «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Кукмарадан Руслан Грудининга Кыш бабай бүләге — планшет тапшырды.

«Баламның күңелен күреп, шундый истәлек бүләге биргән өчен рәхмәтемне белдерәм. Руслан акыллы, кызыксынучан, бар нәрсәне аңлый, планшетка бик кызыга иде, рәхмәт яусын. Русланга 11 яшь. Аны өйгә килеп укыталар. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Кукмараның үзендә коррекция мәктәбе булдырылса, спорт белән шөгыльләнү өчен махсус тренерлар эшләсә, без — үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әти-әниләр бик сөенер идек. Җитәкчеләр әлеге сорауларга да игътибар итсеннәр иде», — диде әнисе Алсу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100