Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Чистай предприятиесенең эше белән танышты
Чистайда эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте. Ул муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов озатуында «Чистай» индустриаль мәйданында урнашкан «Барс» аяк киеме фабрикасында булды.
Предприятие махсус аяк киемнәре җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниянең директор урынбасары Рәмис Гайнуллин сөйләвенчә, предприятиедә сәнәгать тармагы, гади кешеләр, шулай ук балык тотучылар, аучылар өчен махсус аяк киеме әзерләнә. Җитештерелгән продукция күләме елына 800 мең пар тирәсе тәшкил итә. Бу хакта «Чистай-информ» хәбрә итә.
2022 ел нәтиҗәләре буенча предприятиедә 170 кеше эш тапкан. Цехларда тегү машиналары, аяк киеменең борын һәм табан өлешен формалаштыру өчен пресслар бар. Башка залда кисүчеләр махсус материалдан аерым детальләр кисә.
Дәүләт Думасы депутаты «Технология успеха» компаниясендә дә булды. Теплица комплексы яшел үләннәр үстерү белән шөгыльләнә. Компаниянең җитештерү процессы белән директор Рөстәм Нуруллин таныштырды. Кунакларга үсентеләрне ничек үстерүләрен, аларга су сибү, төрү ничек башкарылуын күрсәттеләр.
Олег Морозовка һәм башка кунакларга һәр детальне һәм теплица комплексының эш үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук эш визиты кысаларында депутат җитәкчеләр белән аралашты, борчыган сорауларга җавап бирде.
Олег Морозов белән КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студентлары һәм укытучылары очрашты. Традиция буенча ул үзләрен берничә семестр вакытында үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән дүрт студентка исемле стипендия тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз