news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Кукмара укучылары өчен финанс белеме буенча дәрес үткәрде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов күппрофильле лицейның 9-11 сыйныф укучылары өчен «финанс грамоталылыгы нигезләре» дигән ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар үзләренең финанслары белән дөрес итеп эш итү, акчаны экономияләү һәм инвестицияләү турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

Анатолий Петрович үзенең тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклашты, укучыларга киләчәктә уңышлы һәм бәйсез кешеләр булырга ярдәм итә алырлык төрле финанс инструментлары һәм стратегияләре турында сөйләде.

Чарада шулай ук Кытайда бизнес буенча белгеч Кудрат Камалов та катнашты. Ул укучыларга интернет-сәүдә мәйданчыкларыннан дөрес файдалану турында җентекләп аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100