news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Кайбычта гражданнарны кабул итте

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Кайбычта гражданнарны кабул итте
Фото: http://kaibicy.ru/

«Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән очрашуга Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева килде. Аның депутатка мөрәҗәгать итүенең төп максаты — реконструкция ясау юлы белән музейны зурайту мәсьәләсен хәл итү. Бу турыда «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

«Музей бинасына су кермәгән, канализация дә юк. Хезмәткәрләрнең эш шартлары ГОСТ таләпләренә туры килми», - диде Чулпан Камалиева.

Әлеге сорауны тыңлаганнан соң, аның белән якыннан танышу өчен, Илдар Гыйльметдинов музейга килде. Аны биредә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев каршы алды һәм музей белән таныштырды. Илдар Гыйльметдинов әлеге сорауны контрольгә алды, аның буенча тәкъдимнәр һәм аңлатма бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100