news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Чирмешәндә ятим баланың проблемасын хәл итте

Россия Дәүләт Думасы депутаты Чирмешәндә ятим баланың проблемасын хәл итте
Кадрия Гамирова Һәм Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән районына «Бердәм Россия» сәяси партиясенең VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов килде. Депутат эш сәфәрендә район мәдәният йортында район активы белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Чарада катнашучылар авылларда яшьләр калмау һәм кадрлар җитмәү проблемаларын күтәрде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Олег Морозов Чирмешәннең капиталь ремонт булган 1нче мәктәбе белән танышты, укытучылар коллективы һәм укучылар белән аралашты.

Чирмешәнлеләр арасында депутатка шәхсән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Ул дүрт кешене «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенедә кабул итте.

Урын өстендә ятучы Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы әтисенә махсус кровать сатып алуда булышу сорап килгән. Депутат бу проблеманы хәл итәргә, матди ярдәм күрсәтергә ышандырды. «Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү турында»гы карарга үзгәрешләр кертү уңаеннан тәкъдим дә җиткерүче булды. Олег Викторович аны югары органнарга ирештерәчәк.

Торак сорап килгән ятим баланың проблемасын урында ук хәл иттеләр, аңа быел фатир бирәчәкләр. Югары Кәминкә авыл җирлегенә керүче авылларда электр үткәрү линияләрен үзгәртеп коруда да булышырга ышандырды депутат.

Фото: © Кадрия Гамирова Һәм Гөлсирә Шәрифуллина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100