news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Буада өстәл теннисы уйнады һәм мәдәният йортын бәяләде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Буада өстәл теннисы уйнады һәм мәдәният йортын бәяләде
Буа муниципаль районының матбугат хезмәте

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Буа районында эш сәфәрендә булды. Ул атна саен уза торган төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын әйләнеп чыгуда катнашты. Делегация булачак Яшьләр үзәген, Район мәдәният йортын һәм Балалар сәнгать мәктәбе мәйданчыгын карады. Бу хакта Буа муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Булачак «Мирас» яшьләр үзәгенең әзерлеге инде 83 процент тәшкил итә. Ел ахырына безнең Яшьләр үзәге ачыла һәм яшь талантлыларны кабул итә башлый. Илкүләм проект кысаларында район мәдәният йортын реконструкцияләү буенча эшләр дә 70 процентка тәмамланган. График буенча Буада төзеләчәк Балалар сәнгать мәктәбе проекты буенча да эшләр бара», - дип сөйләде район башлыгы Ранис Камартдинов.

Шулай ук Илдар Гыйльметдинов «Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашучылар белән очрашты. Буада яшәүче 50 кеше рус теленнән имтиханга кушылды.

«Бүген Бердәм дәүләт имтиханы турында күп сөйләшүләр бара. Ләкин иң мөһиме-педагоглар балаларның акылына нәрсә сала. Укытучының һөнәренә бирелеп эшләве - бәхет. Кайвакыт укытучының «кирәк», «тиеш» дип эшләгән очраклары белән очрашырга туры килә, мондый мисаллар балаларга күбрәк зыян китерә. Бәхеткә, һөнәрен яратып башкарган укытучылар, әлбәттә, күпчелек», - дип билгеләде Дәүләт Думасы депутаты.

Буаның «Импульс» спорт комплексы яныннан үтеп барганда, Дәүләт Думасы депутаты шәхсән үзе объектны карарга карар итте. Залларның берсендә район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә өстәл теннисы партиясен уйнады. Депутат районга килгән көн гражданнарны шәхси кабул итү белән тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100