Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дәүләт Думасы депутаты Балтач районында эшлекле сәфәрдә булды
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон бүген Балтач районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең Балтач филиалында да булды. Биредә төзекләндерү эшләре бара, тиздән бина тулысы белән заманча төсмер ала. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Эшлекле сәфәр ахырында депутат Норма авыл җирлегенең яңа бинасында булып, җирлек башлыгы Радик Шәрипҗанов белән очрашты.Ул РФ Дәүләт Думасы депутаты белән җанлы әңгәмә вакытында Норма, Пүскән авылларында күпфункцияле үзәк төзүне планга кертү, шулай ук Кили-Пүскән юлына салына башлаган асфальт эшләрен дәвам итү, Кили-Пүскән-Бөрбаш юлына асфальт түшәүдә ярдәм сорады.
Искәртик, эш сәфәрендә Илья Вольфсон район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә иң элек Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллин янында булды. Балтачта төзелеп килүче футбол мәйданчыгы белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз