news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәйдә гражданнарны кабул итте

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәйдә гражданнарны кабул итте
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин эшлекле сәфәргә килде. Депутат «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән бергә гражданнарны кабул итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Ватан сакчылары» фондының район социаль координаторы Наталья Зиннурова көнкүреш мәсьәләсендә, фонд эше өчен кирәкле техника сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Социаль координаторлар зур эш алып бара, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән шәхсән үзара хезмәттәшлек итә. Айдар Рәисович Наталья Васильевнага мөһим хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында документлар рәсмиләштерүдә кыенлыклар белән очрашкан махсус хәрби операция ветераны да бар иде.

Каты авырудан интегүче малайның әнисенең мөрәҗәгате аеруча игътибарны җәлеп итте. Гаиләгә Республика балалар клиник дәваханәсенә даими дәвалануга бару өчен транспорт кирәк. Депутат мәсьәләне шәхси контрольгә алды.

Зәйлеләр депутатка мөрәҗәгать иткән барлык сораулар контрольгә алынды һәм якын арада хәл ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot