news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия дәүләт аграр университетының ат-спорт комплексына татар токымлы ат бүләк иттеләр

Россия дәүләт аграр университетының ат-спорт комплексына татар токымлы ат бүләк иттеләр
https://agro.tatarstan.ru/

К.А.Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университетының ат-спорт комплексы татар токымлы ат белән тулыландырылды.

Университетка татар токымлы ат бүләк итү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов анда булып кайтканнан соң кабул ителде. Ул Алан кушаматлы 4 яшьлек элиталы айгырны сайлап алды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

24 майда университетка атны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының атчылык мәсьәләләрен алып баручы әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллин алып килде.

«Алан – тыныч, атланып йөрергә менә дигән ат, балалар белән шөгыльләнергә, ерак араларга чабарга яраклы ат. Ул яңа шартларга бик тиз җайлаша. Ул үзен ярышларда бик яхшы күрсәтте», - дип билгеләп үтте Айрат Хәбибуллин.

Тимирязов академиясенең коллекцион атлары ничә елларга беренче тапкыр университет ректоры, РФА академигы, профессор Владимир Трухачев инициативасы белән яңартыла. Бүгенге көндә анда төрле 19 токымнан 29 ат исәпләнә. Атларның санын арттыру белем бирү процессы һәм студентлар практикасы өчен мөмкинлекләрне шактый киңәйтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100