news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия дөньяның иң яхшы илләре рейтингындагы позициясен яңартты

Дөньядагы йогынтыга килгәндә, әлеге уңайдан Россия Кытайны артта калдырып, АКШтан соң икенче урынны били.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия дөньяның иң яхшы илләре рейтингында позициясен яңартты. Узган елда ул 27нче урынны биләсә, быел 26нчы баскычка күтәрелде, дип яза «Известия».

US News & World Report журналының бәяләмәсе тугыз пунктны үз эченә ала. Алар – туризм тармагын үстерү, инновацияләр, социаль өлкә, мәдәният, икътисади үсеш темплары, бизнеска ачык булу, гомуми тормыш дәрәҗәсе, шулай ук дөнья аренасындагы йогынты һәм тарихи мирас.

Дөньядагы йогынтыга килгәндә, әлеге уңайдан Россия Кытайны артта калдырып, АКШтан соң икенче урынны били.

Исемлеккә барлыгы 80 ил керде. Беренче урында - Швейцария. Икенче баскычта – Канада, аның артыннан Германия һәм Бөекбритания бара. Сербия (78нче), Ангола (79) һәм Алжир (80) рейтингның ахырында урнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100