news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия дөньяның бөтен илләренә очышларны чикли

Мәскәү һәм башка дәүләт башкалалары арасында гына һава юллары сакланачак.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 мартта, Россия яңа типтагы Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында дөньяның барлык илләре белән авиаэлемтәне туктата. Бу хакта Росавиация белдерүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мәскәүдән һәм башка дәүләт башкалаларыннан рейслар, шулай ук россиялеләрне чыгару өчен чартерлар өчен искәрмә ясыйлар», – дип искәртә агентлык.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 367 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Уналты авыру терелде. 52 меңнән артык кеше күзәтү астында кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot