Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия дөньяда иң эре азык-төлек җитештерүче булырга мөмкин - Путин
Бу хакта ул Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан котлау телеграммасында белдергән.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Дөньяда иң эре азык-төлек җитештерүче булу өчен Россиянең потенциалы бар, дип белдергән Россия Президенты Владимир Путин. Ул бу хакта Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан котлау телеграммасында әйткән, дип яза "РИА Новости".
"Безнең җитештерүчеләр эчке базарны сыйфатлы азык белән тулысынча тәэмин итә алачагына ышанам: дөньяда иң эре азык-төлек җитештерүче булу өчен Россиянең потенциалы бар. Бу киңкүләмле, әмма реаль бурыч, иң мөһиме куелган бурычка эзлекле хәрәкәт итү", - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз