news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия дәүләт учреждениеләре чит ил җиһазларын сатып ала алмаячак

Сатып алуны тыю 2019 елның 1 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Россия дәүләт учреждениеләре чит ил җиһазларын сатып ала алмаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән дәүләт учреждениеләре Россиядә яки Евразия икътисади берлеге илләрендә җитештерелмәгән җиһазларны сатып ала алмаячак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Чикләүләр Россиянең эчке базарын саклау һәм дәүләт сатып алулары вакытында Россия товар җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү максатыннан кертелә, диелә Россия Хөкүмәте карарында.

Исемлектә, аерым алганда, офислар өчен - металл һәм агачтан эшләнгән; ашханә һәм йокы бүлмәләре өчен агачтан ясалган җиһаз, диван, софа, кушетка, караватлар өчен агач һәм металл каркаслар, шулай ук пластик мебель бар.

Сатып алуны тыю 2019 елның 1 декабренә кадәр гамәлдә булачак, диелә мәгълүмат агентлыгы хәбәрендә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100