news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия дәүләт китапханәсендә татар теле дәресләре биреләчәк

Лекцияләрне “Умарта” тел мәктәбе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина укыячак.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). 11-22 февраль көннәрендә Мәскәүдәге Россия дәүләт китапханәсендә “Татар теленә кереш” курсы эшләячәк. Бу хакта Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Курска йөрүчеләр өчен көн саен 2 академик сәгать дәвамында барлыгы 10 лекция тәкъдим ителә. Лекцияләрне “Умарта” тел мәктәбе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина укыячак.

Керү ˗ ирекле, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot