news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасында Айрат Хәйруллин урынын сенатор Олег Морозов алуы ихтимал

Республикада көзге сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен 6 меңнән артык татарстанлы документлар тапшырды.

Россия Дәүләт Думасында Айрат Хәйруллин урынын сенатор Олег Морозов алуы ихтимал
«Бердәм Россия» мәгълүмат үзәге

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстаннан сенатор Олег Морозов «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды. Аларны Россия Дәүләт Думасына Түбән Кама бер мандатлы округы буенча сайлаулар алдыннан уздыру планлаштырыла. Бу хакта «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Мин Түбән Кама бер мандатлы округы буенча алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документларымны бирдем. Алдан билгеле булган кайгылы хәлләр аркасында ул бушап калды. Республиканың 10 муниципаль районы сайлаучыларының мәнфәгатьләре элеккечә үк Дәүләт Думасында актив тәкъдим ителергә тиеш дип ышанам», — диде Олег Морозов.

Сенатор теркәлү өчен документларны почта аша җибәргән, чөнки әлегә ул Мәскәүдә. «Бердәм Россия»нең оештыру комитеты әгъзалары конференция-элемтә ярдәмендә аны теркәү турында карар кабул иткән.

«Бу вазгыять тавыш бирү көненә яхшы әзерлекле булырга комачауламас, дип өметләнәбез, шуңа күрә без партия уставында һәм башлангыч тавыш бирү турындагы нигезләмәдә каралган барлык кирәкле процедураларны уздырабыз», — дип хәбәр итте «Бердәм Россия» төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Юрий Камалтынов.

Якынча мәгълүматлар буенча, 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда ТР Президенты, хакимиятнең муниципаль органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук бер округ буенча Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 7 февральдә Лаеш районында вертолет һәлакәтендә һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100