news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Дәүләт Думасында Александр Сидякин мандатын Борис Менделевичка тапшырдылар

Парламентның түбәнге палатасында элек Татарстанны тәкъдим итүче депутат Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе булды.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”).  Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату сәбәпле, Россия Үзәк сайлау комиссиясе аның мандатын башка кешегә тапшыру мәсьәләсен карады. Федераль Җыенның түбәнге палатасындагы урынны Татарстанның танылган табибы һәм җәмәгать эшлеклесе Борис Менделевич алачак. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында VII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты мандатын “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән федераль исемлектәге кандидат Борис Менделевичка тапшыру карарын кабул итте”, - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Парламентның түбән палатасында элек Татарстанны тәкъдим итүче депутат Александр Сидякин Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot