Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның иң байлары ачыкланды
Парламентның түбән палатасында республиканың иң бай вәкилләре өчлеген Айрат Хәйруллин җитәкли.
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның иң байлары билгеле булды. Алар - Айрат Хәйруллин, Ирек Богуславский һәм Әлфия Когогина. Бу - парламентарийлар һәм түрәләрнең керем турындагы декларацияләре дөнья күргәч ачыкланды.
Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, “Эдельвейс групп” һәм “Кызыл Шәрык Агро” компанияләре милектәше, 2017 елда 168,4 млн сум эшләгән һәм парламентның түбән палатасында республикадан иң бай депутат булып танылган.
Икенче урында - “Нәфис” компанияләре төркеме милектәше Ирек Богуславский, ул 47,5 млн сум акча эшләгән.
Өченче урында – Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, “КАМАЗ” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Кагогинның хатыны Әлфия Кагогина, ул 30,2 млн сум акча эшләгән.
Татарстанда туган Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров 5,8 млн сумнан артык акча эшләгән. Аның хатыны Светлана Никифорованың кереме күпкә күбрәк – 63 млн сум чамасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз