Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар өчен Татарстанда 450 мең бюллетень әзерләнә
Сайлауда кандидат булып алты кеше, шул исәптән РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган сенатор Олег Морозов теркәлгән.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар өчен Түбән Кама округы буенча 450 меңнән артык бюллетень бастырылачак, аларга саклау маркаларын «Госзнак» әзерли. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шул хакта хәбәр итте.
«Саклау маркалары кайтты инде, без, үз чиратыбызда, аларны Территориаль сайлау комиссияләренә тапшырачакбыз, ә алар бюллетеньнәргә ябыштыру өчен участок сайлау комиссияләренә илтәчәк», — диде Кондратьев.
Тавыш биргәннән соң махсус исәпләү җиһазы ярдәмендә эшкәртелә торган бланклар да бастырылган (14,9 мең данә). Бюллетеньдәге текстлар рус һәм татар телләрендә язылган.
Мәгълүм булганча, Татарстанда 11-13 сентябрьдә бер үк вакытта 4 сайлау кампаниясе (шул исәптән 28нче Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутат сайлау) узачак. Сайлауларда кандидатлар сыйфатында Олег Морозов («Бердәм Россия»), Илнар Сираев («Гадел Россия»), Андрей Колосов (ЛДПР), Николай Барсуков («Россия коммунистлары»), Леонид Стражников («Социаль Гаделлек Коммунистлар Партиясе») һәм Альберт Ягудин (КПРФ) теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз