Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре билгеле
Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларда беркетмәләрнең 100 процентын тикшергән, «Бердәм Россия» партиясе 49,82 процент тавыш җыйган.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе 49,82 процент тавыш җыеп, Россия Дәүләт Думасына сайлауларда җиңде.
Беркетмәләрнең 100 процентын тикшергәннән соң, Дәүләт Думасына сайлауларда 49,82 процент тавыш белән «Бердәм Россия» алдынгылыкны саклый. Икенче урында 18,93 процент тавыш белән КПРФ, өченче урында 7,55 процент тавыш белән ЛДПР партияләре урнашкан дип хәбәр итә РИА Новости.
Лидерлар бишлегенә шулай ук «Гадел Россия — дөреслек өчен» (7,46 процент), «Яңа кешеләр» партиясе (5,32 процент) дә кергән.
Моннан тыш, бер мандатлы округлар буенча парламентның түбән палатасына җиде сәяси хәрәкәт вәкилләре һәм үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар уза.
Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән 198, КПРФтан 9, «Гадел Россия»дән сигез кандидат бер мандатлы округларда беренчелекне саклап калды, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз