news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Республика юбилее уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы чәршәмбе көнне тантаналы утырыш үткәрәчәк.

Россия Дәүләт Думасы Рәисе Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады
Kremlin.ru

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, республика депутатларын һәм барлык татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә телеграмма юллады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика парламентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Шушы вакыт эчендә республика зур юл узган һәм ул бүгенге көндә Россиянең икътисади яктан иң зур үсеш алган төбәкләреннән берсе. Федераль үзәкнең ярдәменә таянып, Татарстанда кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен күп эшләр башкарыла», - дип язган Володин.

РФ Дәүләт Думасы спикеры татарстанлыларның илне ныгыту һәм күпмилләтле Россияне хезмәт сөючән татар халкының мәдәнияте, традициясе һәм йолалары белән баетудагы зур өлеше хакында билгеләп үтте.

Бу көннәрдә ТР Дәүләт Советына Россия дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органнары, РФ субъектлары төбәк парламентлары, чит ил парламентлары җитәкчеләреннән республиканың юбилее уңаеннан күпсанлы котлау телеграммалары килә.

ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә республика парламенты чәршәмбе көнне тантаналы утырыш үткәрәчәк. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «ТАССРның 100 еллыгы: тарих һәм бүгенге заман» дигән төп доклад белән чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100