Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Дәүләт Думасы депутаты Саба районында яшәүче малайга велосипед бүләк иткән
Беренче сыйныфта укучы малай югары тизлекле яхшы велосипед турында хыялланган булган.
(Саба, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Саба таңнары», Рөстәм Исмәгыйлев). Саба районының Түбән Симет авылында яшәүче Сәид Талиповнын теләге чынга ашты. Сәиднең хыялын «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский чынга ашырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Беренче сыйныфта укучы малай югары тизлекле яхшы велосипед турында хыялланган булган. Аны Кыш бабайдан хат язып та сорый. Велосипедны Сәидкә район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз