news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Минзәлә студентларының сорауларына җавап бирде

Ирек Зиннуровны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Минзәлә студентларының сорауларына җавап бирде
menzela.ru

(Минзәлә, 1 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә"). Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Минзәлә студентлары белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Башта Фаяз Хизбуллин район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды. “Веста” яшьләр үзәге җитәкчесе Ирина Михайлова Минзәлә районындагы яшьләр тормышы һәм аларның район, шәһәр, республика тормышына керткән өлеше турында бәян итте.

Аннары Ирек Зиннуров ничек итеп спортта зур уңышларга ирешүләрен бәян итте, үзенең спортта югары күрсәткечләргә ирешүен сөйләде. Ирек Зиннуров суда туп уйнау буенча 2000 һәм 2004 елларда Олимпия уеннарының ике мәртәбә призеры, хәрәкәтчән һөҗүмче, Европа һәм дөнья чемпионатларында призер, Татарстанның “Синтез” командасында 5 ел капитан булган.

Россиянең атказанган спорт остасы бик күп үрләр яулаган булдыклы спортчы. Ирек Хәйдәр улы Зиннуров биредә укучы студентларга мөрәҗәгать итеп болай диде:

-Спорт һәр кешегә һәрьяклап үсешергә, туплаган тәҗрибәсен башка спортта да файдаланырга мөмкинлек бирә. Үз алдыңа максат куеп, шуңа омтылырга кирәк. Һәр кеше үз язмышын үзе билгели һәм язмыш сезнең үз кулыгызда.

Студентлар аңа эш табу, эшче профессияләр буенча эшкә урнашу, иң югары казанышларыгыз, иң түбән уңышсызлылыгыз, армия хезмәте, контракт буенча армиядә хезмәт итү кебек сораулар бирделәр. Чит илләрдән килеп эшләүчеләрнең хезмәт базарында эшсезлек тудыруны билгеләп үттеләр. Ул аларның һәрберсенә тулы җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100