news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Минзәлә паркларының торышы белән танышты

Ул районда бер елда ничә пар гаилә кора, ничә бала туа дип, демографик хәл белән дә кызыксынды.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Минзәлә паркларының торышы белән танышты
menzela.ru/

(Минзәлә, 12 май, "Татар-информ", "Минзәлә" Флура Мусина). Минзәләгә килгән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәһәр паркында булды. Ул паркның төзекләндерелүе белән танышты, яшелләндерү буенча башкарылачак чаралар белән кызыксынды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Депутатны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров, шәһәр башлыгы урынбасары,“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Роза Салдаева озатып йөрде.

Матур, төрле төстәге уен элементлары янында кайнашкан балаларга карап торганнан соң, Әлфия Когогина аларның иминлеге тәэмин ителгәнме дип сорады, әлеге уен корылмаларының,аттракционнарның гарантия срогы белән кызыксынды.

Быелгы сезонда әле кичә генә биредәге җырлый торган фонтан да эшләтеп җибәрелде. – Фонтанның су агышлары 5 төрле программага көйләнгән, һәркайсы унбишәр минут эшли. Фонтан үзе кичке 7дән 22 сәгатькә кадәр эшләтелә. Ә паркка каршы якта, агачлар үскән якта, ял итү зонасы булдырырга планда бар, – дип Рамил Ягафаров кунакка парктагы яңалыклар турында сөйләде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина паркта балалар белән шөгыльләнердәй берәр бина булдырылса, анда мастер-класс кебек дәресләр үткәрү мөмкинлеге туар иде, дип киңәшләрен бирде. Моннан тыш, районда бер елда ничә пар гаилә кора, ничә бала туа дип, демографик хәл белән дә кызыксынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100