news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Минзәләнең балалар бакчасында булды

Парламентарий балаларның ничек итеп өстәмә дәресләрдә инновацион технологияләр буенча шөгыльләнүләре белән танышты.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Минзәләнең балалар бакчасында булды
menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-gamllr-maturlygy-tudyru-ayga-salyngan

(Минзәлә, 27 март, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Минзәләгә эшлекле сәфәр кылды. Ул шәһәрнең 7 нче санлы балалар бакчасында булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Матур, якты, иркен, бөтен уңайлыклар тудырылган балалар бакчасында 4 төркемдә 88 бала тәрбияләнә. Балалар бакчасына моннан ике ел элек дәүләт программасы буенча капиталь ремонт ясалды.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре заман белән бергә баралар: башка балалар бакчаларындагы кебек үк, монда инновацион проектлар тормышка ашырыла башлады.

Парламентарий балаларның ничек итеп өстәмә дәресләрдә инновацион технологияләр буенча шөгыльләнүләре белән танышты.

Биредә татар теле, инглиз теле, изо-терапия, хореография, робототехника,юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык дәресләр үтте. Дәресләр 2019 ел – Россиядә театр елы кысаларында театральләштерелгән тамаша рәвешендә алып барылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100