news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Минзәләдә эш сәфәрендә булды

Әлфия Когогина суалгычта ремонт барышы һәм театр тормышы белән танышты.

(Минзәлә, 28 март, "Татар-информ", "Минзәлә", Флүрә Мусина). Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Минзәләгә эшлекле визиты вакытында шәһәрнең суалгычында булды. Парламентарий биредә капиталь ремонтның барышы белән танышты, технологик процесс белән кызыксынды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

–Суалгычның күптән төзелүе үзен сиздерә, корылмалар искергән. Биредә технологик процессны нормативка китерү өчен икенче этап буенча 150 млн сумнан артык өстәмә финанслау таләп ителә, –диде очрашу барышында “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” генераль директоры Расим Габдрахманов.

Шәһәр халкын эчә торган су белән тәэмин итү өчен 2018 елда Татарстан Газлаштыру фонды аша суалгычны ремонтларга акча бүлеп бирелде. Беренче этапта 49,5 млн сумлык эш башкару планлаштырылган иде. Чистарту корылмаларын капиталь ремонтлауның беренче этабы ахырына якынлашып килә.

Әлеге суалгыч 1975 елда төзелгән. Ул 16,6 мең кеше яши торган шәһәрне су белән тәэмин итүче бердәнбер чыганак. Суалгычның җитештерү куәте тәүлегенә 8 мең кубометр булса, 3,8 мең кубометр су кулланыла.

2019 ел – Россиядә театр елы уңаеннан, Әлфия Когогина Минзәлә театрында да булды. Биредә театр тормышы белән танышты, шулай ук бинага быел ясалачак капиталь ремонт һәм Россия конкурсларында катнашулары белән кызыксынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100