Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров кайбычлыларны кабул итте
И.Зиннуров кубогына йөзү буенча турнир үткәрү, тренерларны укыту, авылда гыйбадәтханәне төзеп бетерергә химаячы табу һ.б. тәкъдимнәр булды.
(Кайбыч, 3 ноябрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Фирәдә Сайранова). Танылган спортчы Ирек Зиннуровның Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайлануына әле ике ай да узмады, парламентта тыгыз график белән эшләвенә дә карамастан, Кайбычтагы сайлаучылары янына кайтырга җай тапты, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.
Район халкы Ирек Зиннуровка сайлау алды очрашуларында да сорауларын бирергә өлгергән иде. Бу юлы да аңа мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды. Спорт өчен җан атучы район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге башлыгы Юрий Михайлов депутатка яңа идеясен җиткерде – ике тапкыр Олимпиада уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров кубогына укучылар арасында йөзү буенча турнир үткәрү. Су тубы нәкъ менә танылган спортчының җиңел кулы белән Татарстан районнарында популярлык ала башлады. Мәсәлән, хәзер Байлар Сабасы, Арча, Базарлы Матакта укучылар спортның шушы төре белән ныклап шөгыльләнә башлаган, бу секциягә әле мәктәпкә кермәгән балаларны да алалар. Ирек Зиннуров Кайбычка буш кул белән килмәгән – суда ярышлар үткәрү өчен дымга чыдам ике туп алып кайткан. Кайбычка беренче килүендә ул “Салават күпере” спорт комплексы бассейнында укучыларга су тубы буенча мастер-класс күрсәткән иде. Кайбыч балаларының спортның әлеге төре белән кызыксынуларын әнә шунда күреп китте ул. Йөзү турниры турындагы тәкъдимне дә хуплап кабул итте. Юрий Михайлов спорт мәйданчыклары төзү программасы нигезендә чаңгы базасы булдыруда да ярдәм сорады.
“Кайбычта балаларны йөзәргә өйрәтү буенча махсус укыган тренерлар юк, – диде Ирек Зиннуровка “Салават күпере” спорт комплексы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева. - Балаларны ярышларга тиешенчә әзерләү өчен безгә булган тренерларыбызның осталыгын арттыру өстендә эшләргә кирәк. Бу юнәлештә дә ярдәм итсәгез иде”.
Депутат янына гозерләре белән килүчеләрнең барысы да социаль, җәмгыяви яктан мөһим мәсьәләләрне күтәрде. Турминскийдагы Изге Троица чиркәвеннән Николай атакай Ермолаев һәм приход советы рәисе Василий Уткин Олы Тәрбит авылында халык ярдәме белән чиркәү төзелә башлавы турында сөйләде, фотоларын да күрсәтте, тарихи үткәннәргә дә тукталдылар. Бу чиркәү рухи кыйммәтләрне саклау, халыкка әхлак тәрбиясе бирү өчен кирәк. Аның проект-смета документлары күптән әзер, төзелеш өчен җир дә рәсмиләштерелгән, бинаның бер өлеше төзелгән. Акча җитмәү сәбәпле, әлегә төзелеш туктаган. Василий Уткин белән Николай Ермолаев халык тарафыннан сайланган депутатка химаячы табуда булышуын үтенделәр.
“Бүген халыкны кабул итү вакытында бирелгән барлык сорауларны да язып алдым. Хәзер аларны хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Мондый очрашулар алга таба да узачак. Мин сезнең барыгызны да тыңларга әзер”, – диде соңыннан Ирек Зиннуров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз