news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Дәүләт Думасы депутаты Чирмешән егетенә гитара бүләк иткән

Депутат гитараны иясенә “XXI гасырда классик гитара” Халыкара фестивальнең гала-концертында тапшырган.

(Чирмешән, 4  апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова март ахырында районда узган кабул итүдә балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мансур Галәүтдиновка гитара бүләк итәргә ышандырган иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Депутат вәгъдәсен санаулы көннәрдә үтәде. Ул Казан консерваториясенең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур залында, “XXI гасырда классик гитара” Халыкара фестивальнең гала-концертында  халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты Мансурга гитара тапшырган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot