news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Әлдермештә тавыш биргән

«Барысы да бик яхшы оештырылган. Иминлек кагыйдәләре үтәлә», — диде Айрат Фәррахов.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Әлдермештә тавыш биргән
Солтан Исхаков

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Биектау районы Әлдермеш авылында сайлауга барган. Бу хакта ул журналистларга Бердәм мәгълүмат үзәгендә видеоэлемтә аша хәбәр итте.

Ул сайлау участогы ачылуга тавыш бирергә барганын, үзенең рәсми теркәлгән урыны Әлдермештә булганын әйтте.

«Барысы да бик яхшы оештырылган. Иминлек кагыйдәләре үтәлә. Температураны да үлчиләр, миңа битлек бирделәр, кулларымны эшкәрттем, бер тапкыр кулланышлы ручка бирделәр. Теркәлү процедурасы тиз бара. Авылдашлар белән очраштым. Эшкә барышлый участокка керәләр. Гадәттә, һәрвакыт авыл кешесе шәһәрлеләргә караганда иртәрәк тавыш бирә», — диде Айрат Фәррахов. 

«Барысы да бик яхшы оештырылган. Куркынычсызлык мәсьәләләре үтәлә», — диде Айрат Фәррахов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100