Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Дәүләт Думасы 2015-2017 елларга бюджет кабул итте
Илнең төп финанс документы 0,6 процент дефицитлы
(Мәскәү, 22 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). РФ ФҖ Дәүләт Думасы өченче укылышта 2015-2017 елларга тулаем эчке продуктның 0,6 процент дефициты белән бюджет кабул итте. Бюджетны кабул итү өчен 301 депутат тавыш биргән, каршы килүчеләр – 143.
Бюджет "Urals" маркалы нефтьнең барреленә фаразланган бәя - 100 доллар буенча төзелгән, ә хисаплау – 96 доллар.
Хәзер "Brent" маркалы нефтьнең барреле 80 доллардан артык, иң югары бәя июньдә 115 доллар тәшкил иткән иде.
Белгечләр билгеләвенчә, РФ бюджетының яртысы нефть-газ керемнәреннән тора. Икенчедән, нефть экспортыннан валюта керемнәре кимү Россия бюджеты өчен рубль курсы төшү белән компенсацияләнә.
2015 елда бюджет кереме 15 трлн 82 млрд сум (315 млрд доллар чамасы) планлаштырыла, чыгымнар 15 трлн 513 млрд сум тәшкил итәргә тиеш, дефицит – 431 млрд сум (9 млрд доллар).
Хөкүмәт дефицитны кредитлар, займнар һәм хосусыйлаштырудан кергән табыш исәбенә капларга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз