news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россия цифрлы үсеш министры Иннополиска сәфәр кылды

Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Иннополиска килде. Ул махсус икътисади зонада һәм университетта булды, анда студентлар белән аралашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрны Татарстан вице-премьерлары Шамил Гафаров, Роман Шәйхетдинов һәм республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин озатып йөрде.

Беренче булып Шадаев «ИнноПарк» технопаркына килде, мәйданчыктагы производстволар турында белеште.Технопаркның беренче чираты узган ел ахырында кулланышка тапшырылган.

Аннары ул Иннополис университетының 1 мең урынга исәпләнгән яңа торак кампусларын карады, беренче һәм икенче курс студентлары белән аралашты. Алар арасында Татарстанга Мәскәү, Псков һәм Красноярск өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан һәм башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар иде.

Шуннан соң ул Иннополистагы робототехника үзәген һәм анда тәкъдим ителгән университет хезмәткәрләре һәм студентлары эшләнмәләрен бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100