news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия чемпионатының дүртенче ярыш көнендә Татарстан чаңгычылары медальсез калды

Ил чемпионатында Ханты-Мансийск чаңгычысы Сергей Устюгов дүртенче алтын медален яулады.

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Ханты-Мансийскида чаңгы ярышы буенча Россия чемпионаты дәвам итә. Бүген илнең төрле төбәкләреннән җыелган чаңгычылар ирекле ысул белән командалы спринтта җиңүчеләрне ачыклады. Татарстан спортчылары уңышсыз чыгыш ясады.

Ир-атлар арасында Ханты-Мансийск өчен чыгыш ясаган Антон Гафаров һәм Сергей Устюговка тиңнәр булмады. шунысын да әйтергә кирәк: Сергей Устюгов биредә дүрт мөмкинлектән 4 алтын медаль яулады инде. Икенче урында Красноярск өлкәсеннән – Андрей Мельниченко белән Андрей Феллер, ә өченче баскычка Андрей Парфенов һәм  Александр Большунов (Төмән) күтәрелде. Ярышларда Татарстанның 4 командасы да ярымфиналдан ары китә алмады – беренче унлыкка эләкмәде.

Хатын-кызлар арасында Коми Республикасы чаңгычылары Ольга Царева белән Юлия Белорукова җиңү яулады. Ә алдан фаворитлар буларак каралган чыңгычылар – Полина Ковалева белән Наталья Матвеева (Мәскәү) финишка икенче булып килде. Өченче урында – Наталья Ильина һәм Наталья Непряева (Мәскәү өлкәсе).

Татартсан кызлары – Жанна Муравьева белән Наталья Коростелева финалга чыкса да, 10 нчы урында гына калды.

Россия чемпионатында иртәгә ярышлар узмый. Ә 31 мартта – эстафета, 1 һәм 2 апрельдә масс-старт белән Ханты-Мансийскидагы чемпионатка нокта куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100