Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия чемпионатында Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль яулаган
Беренче урын алучыларга 45 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган.
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). 9-10 декабрьдә Пермьдә ир-егетләр арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда 30 төбәктән җыелган 160 көрәшче 9 авырлык үлчәвендә бил алышты.
Үз авырлык үлчәвендә җиңүчеләргә – 45 мең, икенчегә – 35 мең, өченче урында калучыларга 25 мең сум акчалата бүләк бирелгән.
Көрәш буенча быелгы Россия чемпионнары – Илсур Гыймадетдинов (Татарстан), Егор Егоян (Ханты-Манси), Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Альберт Рәхмхтуллин (Ханты-Манси), Ренас Кәлимуллин (Татарстан), Ильмир Төхвәтуллин (Татарстан), Булат Мусин (Татарстан), Айвар Билалов (Татарстан), Сергей Павлик (Ульяновск).
Үз авырлык үлчәвендә яуланган 6 алтын медальдән тыш, Татарстан көрәшчеләре исәбендә Рамил Хәкимҗанов исәбендә – бер көмеш һәм Ранис Галимуллин белән Илфат Гыймадиевның ике бронза медале дә бар.
Сүз уңаеннан: Татарстан чемпионатына кертелмәгән чит төбәк көрәшчеләре Сергей Павлик белән Муса Галләмов (Мари Иле) Татарстан көрәшчесе Илфат Гыймадиевны өченче урында калдырып, финалда үзара очрашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз