news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия чемпионатында Татарстан данын 25 чаңгычы яклый

Ханты-Мансийскида башланачак Россия чемпионатында илнең 40тан артык төбәгеннән иң көчле чаңгычылар җыелды.

(Казан, 24 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 24 март – 2 апрель көннәрендә Ханты-Мансийскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты уза. Быелгы турнир илнең 40тан артык төбәгеннән 300ләп спортчыны үзенә җыйды. Араларында Россия данын дөньякүләм ярышларда яклаган Сергей Устюгов, Максим Вылегжанин, Юлия Чекалева, Никита Крюков, Александр Бессмертных һәм Татарстанның Андрей Ларьков кебек чаңгычылары да бар.

Россия чаңгы спорты федерациясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Россия чемпионатында Татарстан данын 25 чаңгычы яклый. Алар – Марина Дәүләтбаева (Чаллы), Анастасия Доценко (Яшел Үзән), Наталья Жукова (Казан), Алия Иксанова (Түбән Кама),  Наталья Коростелева (Татарстан), Светлана Кузнецова (Яшел Үзән), Алена Мельникова (Яшел Үзән), Анна Морковкина (Алабуга), Жанна Муравьева (Чаллы),  Кристина Прибылова (Түбән Кама), Анастасия Родионова (Зәй), Диләрә Сабирҗанова (Түбән Кама), Гөлшат Шиһапова (Сарман), Данил Доценко (Яшел Үзән), Максим Дьяков (Зәй), Виктор Ермилин (Болгар),  Егор Казаринов (Зәй), Петр Коронов (Зәй), Андрей Ларьков (Яшел Үзән), Виктор Мамкин (Тәтеш), Артем Николаев (Тәтеш), Никита Сурков (Яшел Үзән), Павел Сюлатов (Яшел Үзән), Илдар Фәйзуллов (Татарстан), Марсель Хәйров (Татарстан).
 
Составка игътибар итсәк, Алия Иксанова белән Анастасия Доценко исеме үзенә җәлеп итә. Әлеге ике чаңгычы бала ялында булу сәбәпле зур спорттан бераз читләшеп торырга мәҗбүр булган иде.
 
Россия чемпионатында беренче ярышлар иртәгә – 25 мартта уза. Хатын кызлар 7,5+7,5 чакрымга, ә ир-атлар 15+15 чакрым арага скиатлон төрендә җиңүчеләрне ачыклый. Россия чемпионатында Ханты-Мансийскида барлыгы 6 төр буенча 12 комплект медаль уйнатыла. Татарстан чаңгычылары ел нәтиҗәләре буенча беренче өчлеккә эләгү өчен көрәшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100