Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия чемпионатында мөмкин булган һәр стартта катнашачакмын – Андрей Ларьков
Финляндиянең Лахти шәһәрендә узган дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаган Яшел Үзән чаңгычысы Россия чемпионатында республика данын якларга җыена.
(Казан, 23 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 25 март – 2 апрель көннәрендә Ханты-Мансийскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты уза. Татарстан җыелма командасы данын Универсиада чемпионы, дөнья чемпионы призеры Андрей Ларьков та яклый. Алда торган ярышлар алдыннан Яшел Үзән чаңгычысы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә каләм әһелләре белән аралашты.
"Спортчы тормышы бик тиз уза инде ул. Һәрчак юлда булабыз. Исәпләп караган идем, соңгы елда өйдә ай ярым гына булганмын. Җиңел булмаса да, яхшы яклары бар, әлбәттә. Алга куйган максатларга, нәтиҗәләргә ирешергә тырышабыз бит. Ә бу сезонда нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Башкарасы эшләр күп булса да, канәгатьлек кичерәм. Уңышлы стартлар рәтенә Финляндиядә узган дөнья чемпионаты һәм Канададагы соңгы дөнья кубогы ярышларын китерергә була. Аларда барлык көчемә диярлек чыгыш ясадым", – ди Андрей Ларьков.
17-19 мартта Квебекта узган мини-турнирда Андрей ЛарьковЮ гомуми беренчелектә 8 нче урынга күтәрелеп, Россия спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗәгә иреште.
"Канададан 20 мартта гына кайттым. Шуңа да Ханты-Мансийскида узачак Россия чемпионатында иң яраткан арага – 30 чакрымга скиатлон төрендә катнаша алмыйм. Ул 25 мартка билгеләнгән, аңа кадәр мондагы шартларга яраклашып өлгерә алмыйм. Ә калган барлык мөмкин булган узышларда Татарстан данын лаеклы якларга ышандырам", – ди чаңгычы.
Андрей Ларьков спортчыларга ярдәм күрсәткән Татарстан җитәкчелегенә, республиканың чаңгы һәм биатлон федерациясенә дә рәхмәтләрен җиткерде.
"Әле мин зур спортка беренче адымнарны ясаганда, республика җитәкчелеге тарафыннан мондый ярдәм юк иде. Хәзер лаеклы булышлык тоеп эшлибез", – ди Ларьков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз