news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия чемпионаты вакытында «КАМАЗ-Мастер» йөк машинасы ауган

Авариядә йөк машинасы җитди ватылган, экипаж яраланган.

Россия чемпионаты вакытында «КАМАЗ-Мастер» йөк машинасы ауган
соцсети

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ-Мастер» командасында Антон Шибаловның йөк машинасы Россия чемпионаты вакытында ауган. Бу хакта команданың социаль челтәрдәге рәсми битендә хәбәр иттеләр.

Аларның мәгълүматлары буенча, Шибаловның йөк машинасы тирән чокырга эләгә, анда штангасы эләгеп кала һәм машина ян якка ауган. Бәрелү көчле булганга, «КАМАЗ» җитди ватылган, ә экипаж – имгәнүләр алган.

«Без машинаны бастырдык, табибларны чакырдык, урынга хөкемдарлар килеп җитте. Егетләрне табиблар машинасына озаткач, без хәрәкәтне дәвам иттек», — дип хәбәр ителә төркемдә.

Зарарланган йөк машинасын махсус техника ярдәмендә алып киткәннәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot