Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия чаңгы юлы-2010» XXVIII ачык Бөтенроссия чаңгы ярышына старт биреләчәк
Ул илдә 1982 елдан бирле үткәрелә, Казанда – 6 нчы тапкыр
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 14 февраль көнне көндезге сәгать 12 туларга 15 минутта Казанның Совет районы Каенлыгында (Дәрвишләр бистәсе), «Комсомолец» кинотеатры артындагы трассада, Новаторлар урамы, Нокса Авышлыгы буенча «Россия чаңгы юлы-2010» XXVIII ачык Бөтенроссия ярышлары тантаналы төстә ачыла, аннары ярышка старт биреләчәк.
Илдә 1982 елдан уздырыла торган чаңгы ярышларының мондые Казанда 6 нчы тапкыр гына буласа да, казанлылар арасында популярлашып китте, һәм быел ул шәһәр районнарының 12 мәйданчыгында оештырылачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге. Аерым алганда, ул түбәндәге тәртиптә барачак.
Авиатөзелеш районы: Аккош күлендә төп старт бирелә, «Полет» комплексы, урманлык, Кадышево бистәсе, «Атлашкино» турбазасы;
Вахитов һәм Идел буе районнары: Горький исемендәге үзәк ял итү паркы,
Киров һәм Мәскәү районнары: Аккош күле;
Яңа Савин районы: Казансу елгасы буе, М.Чуйков һәм Гаврилов урамнары чаты;
Совет районы: Каенлыкта төп старт була, Дәрвишләр бистәсе, «Комсомолец» кинотеатры арты, Новаторлар урамы һәм Нокса Авышлыгы трассалары.
Ярышлар 5 чакрымга 7-17 яшьлек малайлар һәм егетләр, кызлар, 10 чакрымга 18 яшьтән олырак ир-егетләр һәм хатын-кызлар узыша, 2013 метрга исә, 2013 ел Казан Универсиадасына багышлап, VIP-персоналар йөгерәчәк. Ярышлар башланган мәйданчыкларның һәркайсында күңел ачулар, коймак һәм кайнар чәй белән сыйлаулар каралган, кичке 3тә «Россия чаңгы юлы-2010» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бәйрәмгә нокта куячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз