news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия чаңгы юллары ярышына кукмаралылар актив кушылды

500гә якын чаңгычы көч сынашты.

(Кукмара, 14 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарадагы яңа чаңгы-роллер трассасында "ГТО фестивале" кысаларында массакүләм чаңгыда узышу – "Кукмара чаңгысы-2017" үткәрелде, дип яза районның "Хезмәт даны" газетасы.

Авылларда яшәүче спортчылар да мондый төр ярышлардан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр, җитәкчеләр, ветераннар да басты чаңгы юлына. Барлыгы 500гә якын чаңгычы көч сынашты.

Ярышка килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, үзенең изге теләкләрен ирештерде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot