news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия чаңгы юллары-2017 акциясе 5672 зәйлене берләштерде

Яңа шәһәр урманы буенда узган ярышларны бизәп концерт программасы тынып тормады.

(Зәй, 12 февраль, "Татар-информ", “Зәй офыклары”, Энҗе Эгъләмова). Зәйдә “Россия чаңгы юллары-2017” акциясе бүген Яңа шәһәр урманы буенда зур спорт бәйрәме төсен алды. “Россия чаңгы юллары-2017” акциясе 5672 зәйлене берләштерде, дип яза районның “Зәй офыклары” газетасы.

Махсус әзерләнгән чаңгы трассасына бакча яшендәгеләрдән олыларга кадәр салкыннардан куркып тормыйча чыгучылар күпләп булды. Чараны тантаналы рәвештә ачып жибәргән район башлыгы Разиф Кәримов, сәламәт тормыш рәвеше популярлашу елдан-ел ныгый баруын спортка тартылучыларның арта баруы күрсәтә, "Россия чаңгы юлы- 2017" массакүләм узышка быел ил буйлап 1,5 миллионнан артык кеше чыккан, дип белдерде.

Зәй районында узышлар ике көн барды: кичә авылларда, бүген шәһәрдә. Барлыгы 5672 кеше чыкты. Яңа шәһәр урманы буенда узган ярышларны бизәп концерт программасы тынып тормады, яшьләр эшләре идарәсенен «Застава» клубы кыр кухнясында пешерелгән ботка, кайнар чәй белән сыйлады. Шулай итеп, 35 нче "Россия чаңгысы"акциясен зәйлеләр үзенчәлекле уздырды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100