news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия быел Алжир, Көньяк Корея һәм Вьетнамга авиаочышларны яңадан башларга ниятли

Россия инде быел ук берничә ил, шул исәптән Согуд Гарәбстаны, Көньяк Корея һәм Көньяк Африка Республикасы белән авиаочышларны яңадан башларга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы Росавиация башлыгы Александр Нерадькога сылтама белән хәбәр итә.

«Перспективада агымдагы елда Мьянмага рейс ачу, Вьетнам, Монголия, Согуд Гарәбстаны һәм Көньяк Корея белән авиаочышларны яңадан башлау мәсьәләсе карала», - дип искәртте ул.

Нерадько билгеләп үткәнчә, Россия авиакомпанияләре Африка илләренә очышларны яңадан башлау мөмкинлеген тикшерә. Алар арасында Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы, Алжир, Тунис кебек илләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100