news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия буйлап «Георгий тасмасы» акциясе уза
Татарстан бу акциядә быел өченче тапкыр катнаша
Скопировать ссылку
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 24 апрельдән башлап 12 майга кадәр Россиядә «Георгий тасмасы-2008» акциясе уза. Татарстанда ул быел өченче тапкыр үткәрелә. «Георгий тасмасы-2008» Бөек Ватан сугышында ирешелгән Бөек Җиңүнең 63 еллыгына туры китерелеп, «Мин хәтерлим, мин горурланам!» шигаре астында уза.
«Георгий тасмасы» Россия шәһәрләре урамнарында беренче тапкыр 2005 елның язында пәйда булды. 2007 елда акциядә Россиянең барлык төбәкләре дә диярлек катнашты. Моннан тыш тасмалар Бөекбритания, АКШ, Греция, Исландия, Чехия, Италия, Эстония, Испания, Исландия, ЮАР, Сербия, Кытай илләрендә дә таратылды.
Җиңү Көненең бу символы җәмгыятькә уңай ялганып китте, бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше, шушы тасмаларны бәйләп, сугыш ветераннарына аларның батырлыкларын истә тотып, үзләренең рәхмәтен белдерде, үлгәннәрен искә алды.
Үткән елда Татарстанда 100 мең тасма таратылды, ә быел исә аның санын республикада 150 меңгә җиткерү планлаштырыла. Татарстанда бу акцияне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы оештыра. Тасмалар яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре тарафыннан республика буенча таратылачак. Казанда исә акция халык күп йөри торган урамнарда, югары уку йортларында һәм гипермаркетлар алдындагы мәйданнарда узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot