news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия буйлап сәяхәтләргә ихтыяҗ кимегән

Россия буенча сәяхәтләргә ихтыяҗ узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 процентка кимегән. Бу турларга бәя арту белән бәйле – аларның хакы 30 процентка күтәрелгән. Бу хакта турлар сатып алу буенча Travelata.ru интернет-кибетенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Россия курортлары чит ил юнәлешләре белән көндәшлекне җиңә алмый. 2023 елда туристлар ялларын Россиядә уздыруны 18 процентка кимрәк планлаштыра. Ләкин, тулаем алганда, җәйгә турлар сату 2022 ел белән чагыштырганда ике тапкырга артты», – дип сөйләгән интернет-кибетнең маркетинг директоры Олег Козырев.

Аналитиклар әйткәнчә, туристлар өч йолдызлы кунакханәләр урынына дүрт йолдызлылыраны ешрак сайлый башлаган.

«Дүрт йолдызлы кунакханәләрдә урнашуны сайлау 16 проценттан 26 процентка артты», – дип белдергәннәр компаниядә.

Шул ук вакытта туклану каралмаган турларны сату да арта, хәзер ул 47 процентны тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot