Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә гастрольләре вакытында Дима Билан туган авылы Питрәчкә кереп чыккан
Россия җырчысы Дима Билан илдә гастроль туры вакытында туган авылы Питрәчкә килгән. Бу турыда ул кичә Казанда узган концертында сөйләде. «Татар-информ»га район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, Билан Питрәчкә киләсен алдан әйтмәгән, җитәкчеләрнең берсе дә аның килүе турында алдан белмәгән.
Искәртеп узабыз, Диманың әнисе һәм әбисе тумышы белән Питрәч авылыннан, ә ул үзе балачагында берничә ел әти-әнисе белән Чаллыда яшәгән. Аның әтисе КАМАЗда инженер булып эшләгән.
«Яшәгән йортыма кердем, ул кечкенә һәм кыйшайган булса да, андагы көч, анда бик күп тарих, бик күп тормыш, энергия, көч! Сез минем нәрсә турында әйтүемне аңлыйсыздыр дип ышанам. Ул Мишә елгасыннан ике йорт аша урнашкан», – диде Билан тамашачыларга һәм аларга тормышта «нигез» булсын өчен өйләре белән элемтәләрен югалтмаска дигән теләктә калуын белдерде.
Былтыр «Голос» тамашасында катнашкан Марина Моисеева остазлар кәнәфиендә утырган җырчыга туган яклары турында сөйләде. «Евровидение» җиңүчесе үзенең туган якларын, балачакта су коенырга йөгереп төшкәләгән Мишә елгасын җылы сүзләр белән искә алды. «Бу искиткеч!», – дип, Билан яшьлек елларын исе китеп сөйләде.
Бүген Билан Ижевскида, ә 15 ноябрьдә Рязаньда чыгыш ясаячак.
Фото, видео: https://t.me/pestreci_official/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз