news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия буенча торак-коммуналь хуҗалык тарифлары уртача 11,9 процентка артачак

Агымдагы, 2025 елда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар Россия буенча уртача 11,9 процентка индексацияләнәчәк, әмма үсеш күләме кайбер төбәкләрдә аерылачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев KazanForum форумда сөйләде, дип яза ТАСС.

«Ил буенча уртача тарифларның арту ягына үзгәрүе - бу 11,9 процент», - дип аңлатты парламентарий, күрсәткечнең уртача булуын ачыклап.

Кошелев сүзләренчә, барысы да Тарифлар буенча төбәк комитетлары карарларына бәйле. Тарифлар үсешен ул инфляция дәрәҗәсе һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү зарурлыгы белән аңлатты.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2025 елның июленнән Татарстанда торак–коммуналь хуҗалык тарифлары 17,5-22,3 процентка артачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү буенча программа эшләнде. Быел аны гамәлгә ашыруга 10 млрд сум бүлеп биреләчәк.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot